MENU
Главная » 2017 » Ноябрь » 9 » Мин – Укытучы
3:13 PM
Мин – Укытучы

Мин – Укытучы

        " Тормышның ачысын татыганнар  аның тәмен белә, үксеп елаганнар гына чын күңелдән көлә белә" , ди халык. Әйе, күрәсең, бәхет төшенчәсенә һәр адәм баласы үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып бәя бирә. Бәхетне  чагыштыру дәрәҗәсе дә, үлчәү бизмәне дә юк. Еллар алга йөгергән саен, толымнарда ак чәчләр арткан саен, кеше артка борылып карый, тормышының билгеле бер чорына бәя куя, нәтиҗә ясый. Дөрес юлдан бараммы? Мин сайлаган сукмаклар Бәхеткә илтәме? Мин кылган гамәлләр, мин башкарган эшләр Кешелеккә нәрсә бирә? Әлеге мәңгелек сораулар  мине дә уйланырга мәҗбүр итә.

        Мәктәпне тәмамлаганга да чирек гасырдан артык  вакыт  сизелми дә  үтеп киткән.  Очрашу кичәсендә сыйныфташларымның берсе “Фәнзилә, яңадан балачакка әйләнеп кайтып булса, укытучы булыр идеңме?” -  дип сорады. Мин бер дә икеләнмичә, “Әйе”- дип җавап бирдем... Чыннан да, авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич кенә дә үкенмим. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул! Һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята, зур сулыклар да бәләкәй чишмәләрдән башлана, диләр. Олы юлга алып чыгучы кечкенә генә сукмакта да беренче адымнар чарлана. Чишмә башыбызда торучы, тәүге адымнарыбызны ясарга ярдәм итүче кеше бит мин.  Укытучы бит мин!   

         Әлбәттә, бүгенге көн  күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык авырлыклар югала,  күңелеңне  хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре биләп ала. Бу бәхет түгелмени?!

         Урамнан атлап барганда, мәктәптән кайтып уйнарга чыккан укучыларым да, аларның әти-әниләре дә; инде гимназияне әллә кайчан тәмамлап чыгып киткән, хәзер үзләре, гаилә корып, төрле урыннарда намуслы хезмәт куючы элеккеге укучыларым да елмаеп сәлам бирә, туктап хәл-әхвәл сораша. Аларның хөрмәтен, ихтирамын  тоеп яшәү  дә - минем өчен зур бәхет.  Клара Булатованың “ Укытучы бәхете” дигән шигыре минем хис-кичерешләремне сөйли кебек:

Миңа сорау бирсәләр:
- Бәхет  ни ул?-дисәләр,
Бәхет - шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.

          Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучы тора.  Укучыларыма карыйм да сөенәм!.. Үзем өйрәткән Әдәп, Әхлак, Намус, Шәфкать, Изгелек, Кешелеклелек, Сафлык, Гаделлек, Яхшылык сыйфатларын күрәм мин аларда. Димәк, миннән иңгән  җылылык, мәрхәмәтлелек аларда дәвам итә, хезмәтем җилгә очмаган.  Укучыларымның чын кеше булып үсүләренә  горуланганда, күңелемә  чиксез шатлык, бәхет хисе тула.

           Җәмгыятьтә укытучының роле зур.  Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый.   Теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына. Кешелек алга барсын өчен, укытучы көн-төн халыкка хезмәт итә. Әлеге зур процесста Туган тел укытучысы буларак минем максатым - туган телгә мәхәббәт һәм аның белән горурлану хисләре тәрбияләү; туган телне саклау һәм үстерү өлкәсендә эшләргә теләк, омтылыш уяту; татар теленең татар халкы өчен төп милли-мәдәни кыйммәт булуын төшендерү; ана телендә шәхеснең әхлакый, рухи һәм иҗади яктан формалашуын тәэмин итү; балаларда милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру; әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә өйрәтү;  

         Атаклы педагог К.Д. Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”- дигән. Әйе,  заман таләпләренә җавап бирә торган укытучы буласың килсә, һәрвакыт хәрәкәттә, эзләнүдә булырга кирәк.   Бүгенге укучыга белемнәрне әзер килеш бирү һәм  аларда тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Тормыш безнең алга иҗади эшләүче, мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле, социальләшкән  шәхес тәрбияләүне  бурыч итеп  куя. Бу бурычны үтәү өчен мин заманча технологияләр кулланып эшлим. Ә.З.Рәхимов тәкъдим иткән иҗади үсеш технологиясе ФДББС таләпләренә тулысынча җавап бирә. Шуңа күрә мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әлеге технологиягә таянып эшлим. Универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга иҗади үсеш технологиясе ярдәмендә ирешеп була, чөнки 1)уку эшчәнлеге төркемнәрдә оештырылып, укытучы-укучы хезмәттәшлеген планлаштыру (максатны, катнашучыларның функцияләрен, хезмәттәшлек алымнарын билгеләү); мәгълүмат җыю һәм эзләүдә инициативалы хезмәттәшлек; иптәшеңнең тәртибе, үз-үзен тотышы белән идарә итү; укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга җиткерү, янәшәдәгеләрне кимсетмичә, үз фикерен яклый белүекоммуникатив гамәлләр формалаштыруга ярдәм итә; 2) дәрестә УМ кую, аны чишү юлларын билгеләү, чишү, үз эшеңә контроль ясый һәм бәя бирә белү – бик кирәкле регулятив гамәлләр. УМ чишү адымлап биремнәр үтәү аша оештырыла, укучыга, үз эшчәнлеген бәяләү өчен критерийлар тәкъдим ителә.3) укыту процессында баланың мәгълүмат белән эшләү культурасы үсү, дәреслек белән нәтиҗәле эш, сүзлекләрдән, белешмәлекләр кебек төрле белем чыганакларыннан  файдалану, ысул аерып ала белү, эчтәлекне модельләштерү кебек күнекмәләргә ия булуы танып белү гамәлләре формалашуны дәлилли; 4) дәресләрдә кулланылган һәр текст, җөмлә, мисаллар – барысы да гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән шәхси гамәлләр;  Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе тамырлары белән  үстерешле укыту технологиясенә барып тоташа. Бу юнәлештә И.Г.Пестолоцци, А.Дистервег, К.Д.Ушинский, Л.С.Выготский эшләгән.    Алга таба Л.В.Занков, Д.Б.Эльконин, В.В.Давыдов һ.б. педагогларның хезмәтләрендә үстерелгән-камилләштерелгән. Шулай итеп, күп еллар дәвамында сыналган, хәзерге көн   таләпләрен тулысынча канәгатьләндерүче һәм иҗади шәхес тәрбияләүче Ә.З.Рәхимовның   иҗади үсеш технологиясе татар телен һәм әдәбиятын укытуда һәрчак  актуаль булачак дип уйлыйм. 

            Бүген компьютер технологияләре кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә үтеп керде. Бер генә белгечлекне дә, профессияне дә алардан башка күз алдына китереп булмый. Укытучы һөнәре дә төрле дәресләрдә компьютер технологияләрен максатчан һәм нәтиҗәле куллануны күздә тота. Сыйфатлы белем алу һәм алган белем-күнекмәләрне камилләштерү өчен, заманча мәгълүмати технологияләрне дәрестә системалы һәм урынлы файдалану зур әһәмияткә ия. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бу технологияләрне куллануның өстенлеге шулай ук бәхәссез дип исәплим. Компьютер күрсәтмәлелекне, контрольдә тотуны тәэмин итеп, укытуның сыйфатын сизелерлек күтәрүгә ярдәм итә.

         Егерме бер еллык гомерем мөгаллимлек хезмәтендә узган. Мин һәр көн балалар янында, һәрвакыт тынгысыз эзләнүдә. Балалар белән эшләү – зур бәхет. Алар  сине риясыз ярата, шул яратулары белән   канат куя, иҗатка илһамландыра. Укучыларны төрле иҗади бәйгеләргә, фән конкурсларына тартам. Үз хезмәтемнең нәтиҗәсен күрү  мине бәхетле итә.

           Тормыш гел шатлыклы мизгелләрдән генә тормый. Фәнис Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала" дигән әсәрендә мондый юллар бар: "...Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса - аннан да көчле ян, шулчак аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа, күбек булып өскә күтәрелмә - асыл таш булып төпкә  бат, ялтыравыгыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп иреккә ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да, җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек!" Бу юллар беркемне дә битараф калдырмый. Бүгенге көндә милләтебез яңа сынаулар алдында .  Халык рухи байлыгы булган телен яклап сүз әйтерме? Туган телне саклап калу өчен мин шәхсән үзем нәрсә эшли алам? Әлеге шартларда мин Татар теле һәм әдәбияты укытучысы -Туган тел укытучысы буларак, тагын да тырышыбрак  эшләргә тиешмен.  Мин уздырган дәресләр балаларга  тагын да кызыклырак, методик яктан яхшырак булырга тиеш. Милли хисләр тапталган чорда да, без бирешмәскә тиешбез. Халык өчен авыр мизгелләрдә укытучы һәрвакыт милләт өчен хезмәт куйган. Каюм Насыйрилар, Хөсәен Фәезхановлар кебек мәгърифәтчеләрдән үрнәк алырга тиешбез. Аларның хезмәте эзсез югалмаган, безнең дә тырышлык һәм сабырлык юкка чыкмас, рухи кыйбласын югалтканнар да асылына кайтыр.

     ...Шундый хис-фикерләр белән яңа хезмәт көнен башлыйм, белем бирәм. Белем -бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы, ди халык. Димәк, Мин - бәхет өләшүче Укытучы. Кешеләргә бәхет өләшә алганнар, Җирдә бәхетле булалар, дип саныйм. Мин - бәхетле кеше. Мин – Укытучы!

Просмотров: 967 | Добавил: tat-edu | Рейтинг: 2.2/6
Всего комментариев: 0
avatar